Яр Чаллының сәламәтлек саклау оешмаларының хезмәткәрләре йөзү буенча ярыштылар
«Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексында Яр Чаллы шәһәренең сәламәтлек саклау хезмәткәрләре арасында йөзү буенча турнир узды. Спорт чарасы «Сәламәтлек - 2021» спартакиадасы кысаларында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, сәламәтлек саклау учреждениеләре хезмәткәрләренең сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, аларны физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү максаты белән оештырылды.