13 августта көндез 8:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр көчле җил көтелә.
Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә секундына 15-17 метрга кадәр тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы +11..+15˚. Көндез һаваның максималь температурасы +30..+34˚.