Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 10:53 , 25.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 10:53 , 25.5 °C
13.08.2021
0
Поделиться
Комсомол районында ишегалды бәйрәмнәре үткәрелә
Комсомол районында ишегалды бәйрәмнәре үткәрелә
Комсомол районында ишегалды бәйрәмнәре үткәрелә

Комсомол районында ишегалларында бәйрәмнәр дәвам итә. ГЭС поселогының 3/14/2 йорт ишегалды территориясендә микрорайонда яшәүчеләр катнашында бәйрәм узды.

Чараны Яр Чаллы мэры урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, Шәһәр Советы депутаты Таһир Сөнгатуллин, Комсомол районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидарис Хабибуллин ачып җибәрделәр.

Бәйрәмдә "Кызыл тау" мәдәният үзәге солистлары һәм коллективлары, балалар өчен аниматорлар чыгыш ясады.

Бу көнне микрорайонда яшәүчеләргә сораулар белән район хакимияте, "Жилкомсервис" идарәче компаниясе вәкилләренә һәм башка хезмәтләргә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булды.