2021 елның 1 яртыеллыгында, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, салым керемнәре 76%ка арткан
« Шәһәрдә икътисади активлыкны торгызу фаразланганнан күпкә кызурак бара. Агымдагы елның 1 яртыеллыгында барлык дәрәҗәдәге бюджетларга салым керемнәре 38,1 млрд сум тәшкил итте, бу узган ел белән чагыштырганда 76%ка күбрәк », - дип хәбәр итте Чаллы салым инспекциясе җитәкчесе Диана Сәгетдинова.