«Шәһәрдә икътисади активлыкны торгызу фаразланганнан күпкә кызурак бара. Агымдагы елның 1 яртыеллыгында барлык дәрәҗәдәге бюджетларга салым керемнәре 38,1 млрд сум тәшкил итте, бу узган ел белән чагыштырганда 76%ка күбрәк», - дип хәбәр итте Чаллы салым инспекциясе җитәкчесе Диана Сәгетдинова.
Иминият взнослары белән идарә итү өлкәсендә дә уңай тенденция күзәтелә. 2021 елның 6 аенда 11 млрд сум кергән, бу узган ел күрсәткечләреннән 8%ка күбрәк.
Шәһәрдә салым керемнәренең уңай динамикасы саклана, шул исәптән физик затлар кеременә салым буенча да – ул шәһәр бюджетының төп керем статьясы. Консолидацияләнгән бюджетка әлеге салымның үсеш темпы 119% тәшкил итте.