Воскресенье, 17 мая 2026
Һава торышы Хәзер 11:42 , 28.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 11:42 , 28.5 °C
14.08.2021
0
Поделиться
Яр Чаллыда 2021 елның ике меңенче никахы теркәлде
Яр Чаллыда 2021 елның ике меңенче никахы теркәлде
Яр Чаллыда 2021 елның ике меңенче никахы теркәлде
Яр Чаллыда 2021 елның ике меңенче никахы теркәлде
Яр Чаллыда 2021 елның ике меңенче никахы теркәлде

Бүген Яр Чаллыда 2021 елның ике меңенче никахы теркәлде. Яшь пар Регина Гуссамова һәм Тимур Мөхәммәтхановны Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов котлады. Ул билгеләп үткәнчә, 2021 елның 14 августы яшь гаилә тарихына, аның туган көне буларак кына түгел, ә 2021 елның ике меңенче никахын төзү көне буларак та шәһәр елъязмасына кереп калачак.

«Сезне туй көнегез белән котлыйм. Һәр кеше өчен тантаналы рәвештә никах теркәү көне - тормыштагы иң шатлыклы һәм дулкынландыргыч көннәрнең берсе. Сезнең әле көнегез дә үзенчәлекле. Язмыш сезгә күңелле сюрприз ясады. Һәм бу бик шәп. Бүген шулай матур башлана торган гаилә тормышыгызның тарихы озын һәм бәхетле булсын! Сезгә иң изге теләкләр!»,- диде ул, кияү белән кәләшне котлап.