Яр Чаллыда пляж волейболы сезоны ачыла
5 һәм 6 июнь көннәрендә Тукай Яр буе пляжында ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында пляж волейболы буенча турнир узачак. Шәһәрнең Волейбол федерациясе Татарстан һәм Россия шәһәрләреннән командаларын турнирда катнашырга чакыра. Җиңүчеләр Команда кубогы, медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнә.