Яр Чаллыда Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын әзерләү һәм уздыру буенча күчмә утырыш уза. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев катнаша. Түгәрәк өстәл артында сөйләшү башланыр алдыннан ул Чаллының 39 нчы, 11 нче мәктәпләре, Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясендә булды.
Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе “Чишмә” халыклар дуслыгы йортында халык сәнгате күргәзмәсен карап узды һәм милли җәмгыять вәкилләре белән аралашты.