Яр Чаллының Сидоровка поселогында фельдшер-акушерлык пункты ачылды
Фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасы Сидоровка поселогында булды. Чарада Башкарма комитет Җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илья Зуев , Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов , сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев катнашты.