24 мартта 01:00 дән 04:00 гә кадәр М-7 «Волга»автомобиль юлының 1043 нче километрында транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә. Беренче автоюлда реверсив хәрәкәт җәяүлеләр өчен җир өсте кичүен төзү эшләре алып барылу сәбәпле оештырылачак. Әлеге участокта хәрәкәт 20 минутка тулысынча ябылачак.
Автомобильчеләрне вакытлыча юл билгеләре таләпләрен үтәргә, шулай ук бу хәлне алдан исәпкә алырга чакыралар.