Яр Чаллы Мэры Наил Мәһдиев Мәскәү хөкүмәте белән килешү буенча шәһәргә түләүсез нигездә тапшырылган зур сыйдырышлы автобусларны карады. Барлык автобуслар да планлы техник хезмәт күрсәтүне узачак һәм барлык кирәкле документларны алганнан соң ЛИАЗа маршрутларга чыгачак.
"2020 елның декабрь ахырында без җаваплы саклауга автобуслар алдык. Хәзерге вакытта алынган техниканы эксплуатацияләү хокукына документлар тутыру төгәлләнү стадиясендә. Шулай ук автобусларга диагностика һәм техник хезмәт күрсәтү үткәрелә. Февраль ахырына кадәр транспортны линиягә чыгару өчен барлык кирәкле документлар безнең кулда булыр дип өметләнәбез"- дип хәбәр итте Мэрга шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев.
Шәһәр башлыгы автобусларга ремонт һәм техник хезмәт күрсәтүнең ничек баруы белән кызыксынды, транспортның тышкы торышын карады, шулай ук салонга керде һәм машина йөртүчеләр белән аралашты.
"База белгечлеге буенча инженер-механик буларак, без маршрутларга җибәрергә әзерләнгән автобуслар яхшы хәлдә дип саныйм. Хәер, шәһәрдә инде йөри торган МАЗлар кебек үк",- дип ассызыклады карап чыкканнан соң Наил Мәһдиев.
Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, 40 автобусның 27се планлы техник карау узган инде.: "Март башына автобуслар Чаллыда йөри башлаячак дип планлаштырабыз., – билгеләү Наил Мәһдиев. – Килеп туган вәзгыятьне күзәтәчәкбез. Әгәр автобуслар җитмәсә, без өстәмә рәвештә линиядә автобуслар санын арттыру бурычын куячакбыз. Карарбыз, кешеләр нәрсә сайлар: кече автобуслар, урта, зур автобуслар. Пассажирлар агымына карыйк".
Лиазларның 22 һәм 26 номерлы автобус маршрутларына хезмәт күрсәтәчәге билгеле инде.