Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Инспекциясенең Төньяк-Көнчыгыш территориаль органы хезмәткәрләре Яр Чаллыдагы «Мәләкәс арты» торак районының 21 нче комплексындагы 21/16 номерлы торак йортны күчмә тикшерү үткәрделәр.
Йомгаклау тикшерүе барышында белгеч газ белән тәэмин итү системасын проект документациясенең туры килүенә карады. Аерым алганда, газүткәргечнең эретеп ябыштырылган тоташтыргычларының дөрес үтәлүен, газүткәргечнең коррозиягә каршы катламы булуын, газүткәргечтән электр розеткаларына кадәр норматив араның үтәлешен, кухня бүлмәләрендә вентиляцияне, газ счетчиклары һәм ябу арматурасы урнаштыруны карады.
Барлык норматив таләпләрне үтәү максаты булып фатир милекчеләре тарафыннан газүткәргеч һәм газ куллану җайланмаларыннан файдаланганда киләчәктә дә куркынычсызлык тора.
Дәүләт төзелеш күзәтчелегендә сөйләүләренчә, угар газы белән агулану индивидуаль җылыту урнаштырылган биналарда булырга мөмкин – газ казаннары. Заманча йортларда угар газына һәм метанга пычрану сигнализаторларын урнаштыру мәҗбүри таләп булып тора. Угар газының чикле концентрациясе арткан очракта газүткәргечтә электромагнит клапан-кисүче эшли башлый, бу агуланудан качарга һәм гадәттән тыш хәл янавын булдырмаска мөмкинлек бирә.
Шулай ук белгечләр билгеләп үткәнчә, Дәүләт төзелеше күзәтчелеге тикшерүләре торак йортның газүткәргеченә газ җибәргәнче үткәрелә. Газны төзүче эксплуатациягә кертүгә рөхсәт алганнан соң җибәрәләр.