Воскресенье, 17 мая 2026
Һава торышы Хәзер 05:13 , 18.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 05:13 , 18.5 °C
19.02.2021
0
Поделиться
Дәүләт Думасы I укылышта нацист җинаятьчеләренең сурәтләрен демонстрацияләүне тыюны хуплады

Дәүләт Думасы Россия территориясендә Нюрнберг трибуналы карары нигезендә җинаятьләр кылуда гаепле дип табылган кешеләрнең сурәтләрен күрсәтүне тыя торган закон проектын беренче укылышта кабул итте. Бу тыюдан искәрмә булып сурәтләр нацизм идеологиясенә тискәре мөнәсәбәт формалаштыру өчен кулланыла торган очраклар булачак, шулай ук, әгәр нацизмны пропагандалау яки аклау билгеләре булмаса.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары, «Бердәм РОССИЯ» фракциясе әгъзасы Әлфия Когогина инициативаны шәрехләде: «Бөек Җиңүнең 75 еллыгы елында кайбер кабахәтләр Видеорядта Үлемсез полк геройлары белән бергә нацистларның фотосурәтләрен урнаштырганнар. Бу гамәлләр гражданнарыбызның ачуын чыгарды һәм хөрмәтле ветераннарыбызның йөрәкләрендә бик больнеп яңгырады. Тыныч тормыш өчен көрәштә 27 миллионнан артык кешесен югалткан илебездә безгә «көрән чума»китерүчеләрне Мактау кабул ителми. Без ветераннарны, геройларны, өлкән буынны хөрмәт итәбез, һәм минемчә, илебез, дәүләтчелегебез, бердәмлегебез нәкъ менә шушы традицияләргә таяна. Бу безнең тарихи кодыбыз, безнең фундаментыбыз, аңа таянып без бүген яшибез һәм киләчәкне төзибез", – дип билгеләде ул.

«Халкыбызның Бөек Ватан сугышында җиңүе турындагы истәлекне саклау өчен күрелә торган чаралар артык була алмый. Без Совет солдаты батырлыгын мәңгеләштерү, экстремизмга каршы тору өчен кирәкле карарларны законнар белән беркетәбез",- дип өстәде парламентарий.

Төзәтмәләрне «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында совет халкының җиңүен мәңгеләштерү турында» һәм «экстремистик эшчәнлеккә каршы тору турында»кануннарга кертү күздә тотыла.