Чаллылылар "Россия суы" бөтенроссия акциясенә кушылды
Су объектлары ярларын чүп-чардан чистарту буенча Бөтенроссия акциясе кысаларында бүген волонтерлар Кама буенда өмә үткәрделәр. Акциядә Үзәк районы администрациясе хезмәткәрләре һәм район башлыгы Эдуард Фәттахов, шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе хезмәткәрләре, шулай ук җитәкчеләре Руслан Вилданов, экологик куркынычсызлык буенча ведомствоара комиссия рәисе урынбасары Айрат Насыйбуллин, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе, «Нур» һәм «Орион» яшьләр үзәкләре волонтерлары катнашты.