Четверг, 14 мая 2026
Һава торышы Хәзер 18:14 , 25.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 18:14 , 25.5 °C
23.08.2023
0
Поделиться
Энтузиастлар бульварында "Бердәм флаг астында" бәйрәм чарасы узды

 Энтузиастлар бульварында Дәүләт флагы көненә багышланган «Бердәм флаг астында» бәйрәм программасы узды. Чара кунаклары алдында «Кызыл Тау» мәдәният үзәгенең иҗат коллективлары чыгыш ясады. Чаллылыларны Үзәк районы администрациясе башлыгы Эдуард Фәттахов сәламләде һәм бәйрәм белән котлады. Үзәк районы администрациясе хезмәткәрләре "Россия триколоры" акциясенә кушылдылар - Чаллы халкына Россия флагы төсләрендә тасмалар тараттылар.

Россиялеләр шатлык һәм горурлык белән тагып йөргән Триколор тасмасы гражданның үз иле белән өзелмәс бәйләнешенең патриотик символы. Россия флагындагы төсләр: ак чисталык, ихласлык, камиллекне аңлата. Зәңгәр-иман һәм тугрылык. Кызыл батырлык, көч һәм Ватанны саклаганда түгелгән кан. Концерт вакытында алып баручылар Дамир Әхмәтҗанов һәм Фирдүс Сафин тамашачыларга аларның әһәмиятен һәм тарихын искә төшерделәр.

Илгизәр Мортазин, Равил Галиев, Маргарита Әхмәтҗанова, Ләйсән Сабирова, Альбина Адилова, Дамир Исламов, «Мимими» балалар вокаль шоу-төркеме, «Edelweiss» эстрада бию студиясе тамашачыга илебезнең бөеклеген данлаучы матур җырлар һәм хореографик спектакльләр бүләк итте.