Яр Чаллы инфекция хастаханәсенең медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Татьяна Аглямова грипп һәм кискен респиратор вируслы инфекцияләр (ОРВИ) белән авыруның традицион эпидемиологик чиге вакытында респиратор этикет кагыйдәләрен искә төшерде.
«Авыручылар саны 20% тан артыкка артты, инфекция хастаханәсенә мөрәҗәгать итүчеләр күбәйде, - дип хәбәр итте ул. - Ләкин кискен респиратор авыруларны һәм аның нәтиҗәләрен дәвалаудан караганда, кисәтү җиңелрәк. Беренче чиратта вакцинация турында искә төшерәсем килә. Ковидтан вакцина актуаль булып кала. Шулай ук респиратор этикет: битне юу, кулларны юу, авыру баланы балалар бакчасына, мәктәпкә җибәрмәү. Беренче чиратта, сәламәтлегегез үз кулыгызда икәнен истә тотыгыз. Профилактика – ул иң мөһиме».
Соңгы ял көннәрендә инфекция хастаханәсенең кабул итү бүлегенә мөрәҗәгать итүчеләр саны өч тапкырга артты. Әгәр элек 60ка кадәр пациент мөрәҗәгать итсә, бу ялларда – 250 дән артык кеше. Стационарда 257 авыру дәвалана, аларның өчтән икесе – пневмония белән авыручылар, кискен респиратор авырулы кечкенә балалар һәм йөкле хатын-кызлар. Татьяна Аглямова чаллылыларның игътибарын авыру буенча куркыныч төркемдә һаман да кечкенә балалар, өлкән буын вәкилләре һәм хроник авырулары булган кешеләр калуына юнәлтте.