Яр Чаллыда кар яву көтелә
15 декабрьдә Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Кар явачак. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, секундына 6-11 метр тизлектә.
Хәзер 21:54
,
22.5 °C
Хәзер 21:54
,
22.5 °C
15 декабрьдә Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Кар явачак. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, секундына 6-11 метр тизлектә.
104 нче «Бәләкәч» балалар бакчасында Президент грантлары фонды, «Татнефть» ААҖ хәйрия фонды, шулай ук «Зенит» Банкы финанс ярдәме белән «Фәннәр дөньясында» «ЛабораториУМ»ы – инженерлык фикерләвен үстерү клубы ачылды.
Форумның максаты – яшьләргә гражданлык-патриотик тәрбия бирү, патриотик юнәлештәге чаралар уздыру, яшьләрне тарихи мирасны саклау һәм популярлаштыру эшенә җәлеп итү технологияләрен өйрәтү, «Җиңү Волонтерлары» хәрәкәте район бүлекчәләренең координаторларын һәм активистларын муниципаль районнарда хәрәкәт планын тормышка ашыру өчен әзерләү.
11-12 декабрьдә Воткинскида «Байрак» спорт мәктәбенең 85 еллыгына багышланган волейбол буенча ветераннар арасында 50+ ачык турнир тәмамланды. Ярышларда Россия төбәкләреннән сигез команда катнашты.
Бүген Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев «Мастеровые» рус драма театрының яңа бинасы төзелеш мәйданчыгында булды. Хәзерге вакытта объектта түбә ябу буенча эшләр тәмамланган, бинаны герметизацияләү һәм вентиляция системасын урнаштыру эшләре бара.