11-12 декабрьдә Воткинскида «Байрак» спорт мәктәбенең 85 еллыгына багышланган волейбол буенча ветераннар арасында 50+ ачык турнир тәмамланды. Ярышларда Россия төбәкләреннән сигез команда катнашты.
Турнир нәтиҗәләре буенча Чаллының «Динамо» (җыелма) командасы беренче урынны яулады.