Яр Чаллыда Иван Купала бәйрәме
Һава торышы славян халкының күркәм йола бәйрәмен тиешле дәрәҗәдә үткәрергә комачауламады. Иван Купала Г.Тукай исемендәге яр буенда, Үзәк урамда узды – биредә Чаллы халкы һәм шәһәр кунаклары, Татарстан Республикасы фольклор коллективлары концертын карарга җыелды.