Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 13:42 , 28.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 13:42 , 28.5 °C
10.07.2021
0
Поделиться
Чаллыда футбол милли лигасының беренче уены
Чаллыда футбол милли лигасының беренче уены
Чаллыда футбол милли лигасының беренче уены

Фото ФК "КАМАЗ"

Олимп-футбол милли лигасының беренче туры кысаларында «КАМАЗ» футбол клубы Владикавказның «Алания» командасы белән очрашты. Киеренке турнир 1:1 исәбе белән тәмамланды.

Команданың яңа баш тренеры Владимир Клонцак уенга Османов, Гаглоев, Воронин, Җамалиев, Калугин, Абазов, Магомадов, Морозов, Тесленко, Куликов, Бакловны чыгарды. Нәтиҗәдә, көндәш капкасына голны сакчы Егор Тесленко кертте.

Киләсе уен 17 июльдә булачак. «КАМАЗ» футбол клубы «Текстильщик» командасы белән очрашачак.