Йогышлы авырулар хастаханәсендә түбәне ремонтлау төгәлләнде
Шәһәрдә иң борынгы дәвалау оешмаларының Б блогында капиталь ремонт дәвам итә. Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсе 40 елдан артык ремонт күрмәгән, әмма 2018 елның языннан биредә төзүчеләр эшли. План буенча объектны төзекләндерү 4 этапка бүленгән. Төзүчеләр В корпусын инде төгәлләделәр.