Шәһәрдә иң борынгы дәвалау оешмаларының Б блогында капиталь ремонт дәвам итә. Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсе 40 елдан артык ремонт күрмәгән, әмма 2018 елның языннан биредә төзүчеләр эшли. План буенча объектны төзекләндерү 4 этапка бүленгән. Төзүчеләр В корпусын инде төгәлләделәр.
Хәзерге вакытта Б блогында фасад эшләре,тәрәзәләрне алыштыру, бизәүэшләре,эчке инженерлык челтәрләрен урнаштыру бара. Эшләрнең гомуми үтәлеше - 40% . ЧираттаА, Г, Д блокларын ремонтлау.