1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне
Хөрмәтле чаллылылар!
Хәзер 02:31
,
20.5 °C
Хәзер 02:31
,
20.5 °C
Хөрмәтле чаллылылар!
Украинаны демилитаризацияләү һәм денацификацияләү буенча махсус операция барышында Василий Викторович Маковеев һәлак булган. 56 яшьлек ир-ат Яр Чаллы шәһәре Үзәк һәм Автозавод районнары хәрби комиссариатыннан 2022 елның 21 апрелендә җибәрелгән иреклеләр отрядына кергән була.
Бүген шәһәр хезмәтләре тарафыннан шәһәр пляжын кабул итү үткәрелде. Торак коммуналь хуҗалык идарәсе, Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе вәкилләре Табиев исемендәге яр буен карап уздылар, буйкалар, коткару вышкалары булуларын тикшерделәр. Ял итү өчен урында иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр коткаручылар кизү тора – берсе вышкада, икенчесе пляж территориясен урап уза. Еш кына балалар югала, бу очракта коткаручылар ата-аналарын яки озатып йөрүче кешеләрен табарга булыша. Бүген коткаручыларга таныклыклар – эшкә рөхсәт кәгазьләре тапшырылды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Татарстан Республикасы эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды» коммерциячел булмаган микрокредит компаниясе 2022 елның 27 маеннан түбәндәге микрофинанс продуктлары буенча процент ставкаларын киметте: «Импортны алыштыру» программасы 9,5%тан 7%ка кадәр; «Ярдәм» программасы 13,5%тан 9%ка кадәр; «Экспортны үстерү» программасы буенча 9,5%максималь ставкадан9%ка кадәр.
1 июньдә Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы +6..+10˚. Көндез максималь һава температурасы +20..+24˚.