Вторник, 19 мая 2026
Һава торышы Хәзер 10:26 , 28.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 10:26 , 28.5 °C
31.05.2022
0
Поделиться
Махсус операциядә Яр Чаллы кешесе һәлак булды

Украинаны демилитаризацияләү һәм денацификацияләү буенча махсус операция барышында Василий Викторович Маковеев һәлак булган. 56 яшьлек ир-ат Яр Чаллы шәһәре Үзәк һәм Автозавод районнары хәрби комиссариатыннан 2022 елның 21 апрелендә җибәрелгән иреклеләр отрядына кергән була.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев, муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов сугышчы гаиләсенең кайгыларын уртаклаштылар. Җирләү эшен Башкарма комитет һәм хәрби комиссариат үз өстенә ала.

Василий Викторовичның хатыны һәм өч баласы калды.