Сәясәт
Наил Мәһдиев Йогышлы авырулар хастаханәсен ремонтлауны тәмамлау срокларын билгеләде
Аппарат киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаевтан Йогышлы авырулар хастаханәсендә ремонт эшләренең барышы белән кызыксынды: «Без җәй ахырына – көз башына Б блогы авыруларны кабул итү өчен әзер булырга тиеш дип килештек. Сроклар билгеләнгән, эшне башлау өчен финанслау бар. Гражданнар һәм шәһәр халкы өчен бу объект мөһим һәм кирәкле. Планлаштырылган барлык эшләрне дә дәвам итәбез. Көз көне нинди вәзгыять булачагын белмибез, без әзер булырга тиеш», – дип билгеләп үтте ул.