Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 01:02 , 21.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 01:02 , 21.5 °C
06.06.2022
0
Поделиться
«Сабантуй гузәле – 2022» финалы 16 июньдә «Энергетик» мәдәният сараенда узачак

Гадәттәгечә, Сабантуй алдыннан шәһәрдә «Сабантуй гүзәле – 2022» конкурсы үткәрелә.

16 июньдә «Энергетик» мәдәният сараенда конкурсның финалы узачак. Бу бәйге шәһәрдә 1993 елдан алып – 28 ел үткәрелә.  Быел конкурс финалында 12 кыз очрашачак. Катнашучылар арасында урта һәм югары уку йортлары студентлары, шәһәр оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре. Алар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтәчәкләр һәм татар милли киемнәрендә мода күрсәтәчәкләр.

18 июньдә, Сабантуйны бәйрәм иткән көнне, җиңүче, финалга чыгучылар белән бергә, төп сәхнәдә Сабантуйның абсолют батырын котлаячак.

Финалның чакырылган кунагы – Яр Чаллыда туып-үскән җырчы Илгиз Шәйхрәзиев.