Яр Чаллыга эш сәфәре белән Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов килде
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов тотрыклы икътисад үсеше буенча эшче төркем белән Яр Чаллыга килде. Төркем составында: икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин , сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Колчин , Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова . Эш сәфәренең максаты – җитештерү өлкәсендәге агымдагы вәзгыять белән танышу һәм фараз күрсәткечләре буенча фикер алышу.