Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 01:36 , 19.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 01:36 , 19.5 °C
10.06.2022
0
Поделиться
Яр Чаллыда Мәләкәс елгасын ничек чистартачаклар

Все фото

Киләсе атнада Яр Чаллыда Мәләкәс елгасын чистарту эшләренә керешәчәкләр. Сулыкны савыктыру программасының ничек узуы турында экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча директор урынбасары Айрат Насыйбуллин сөйләде: «Ниһаять, без елга төбен чистартуга керешәбез. Моның өчен йөзә торган техника җәлеп ителгән – Watermaster земснаряд-амфибия, ул су төбеннән ләмне чыгарачак. Ләмнәрне сыгачаклар һәм утильләштерүгә җибәрәчәкләр, ә чистартылган суны яңадан елгага җибәрәчәкләр». 

Эшләр «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында «Экология» илкүләм проекты буенча старт алды.

Эшләрнең күләме – 4 800 метр озынлыктагы су зонасы. Алар ике этапта узачак. Беренче участок – 1 450 метр, икенчесе – 3 350 метр.

Беренче участок Зяб поселогы ягыннан 10/70 йорт янында башлана. 2021 елда дәүләт экспертизасын узган һәм уңай нәтиҗә алган проект-смета документациясе нигезендә, беренче участокта эшләрнең бәясе 134 млн сум тәшкил итәчәк.  Әлеге эшләргә акча федераль бюджеттан биреләчәк.

Хәзерге вакытта эшчеләр Мәләкәс елгасы төбеннән ләм катламнарын кабул итү өчен мәйданчыклар әзерлиләр.

Эшләр барышында 15 га мәйданнан 58 мең куб. метрга якын су төбе калдыкларын чистарту, 5000 куб. метр территориядә су үсемлекләрен җыю планлаштырыла.Нәтиҗәдә, елганың гидрологик үзлекләре яхшырачак, су агымы һәм гомумән елга торышы яхшырачак

«Бүген Мәләкәс елгасының халәте начар хәлдә, ул сазлыкка әверелеп бара. Бу Мәләкәс елгасы гына түгел, ә Түбән Кама сусаклагычы терәге дә – су анда уза алмый, без сазлыклы урыннарны бетерергә, үлән чәчәргә тиешбез. Эшләрдән соң елга матур булачак. Нәтиҗәдә без 4 800 метр чиста елгага ия булачакбыз», - дип билгеләп үтте Айрат Насыйбуллин.