Наил Мәһдиев: «Кышка әзерлек җәй көне башлана»
Яр Чаллыда опрессовканың дүртенче этабы тәмамланды, чиратта – бишенчесе. Башкарма комитетның шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Гайнуллин Илдар хәбәр иткәнчә, опрессовканың бишенче этабы 21 июльдән 3 августка кадәр узачак. 12, 13, 33, 34, 35, 36, 37, 38, 39, 42, 44, 60, 62; 14, 32, 40, 41, 43 комплексларында кайнар су сүндерелеп торачак. Тулаем алганда, шәһәр буенча опрессовка инде 56% ка башкарылган. Шул ук вакытта беренче дүрт этап вакытында су белән тәэмин итү тоткарлыклары булмады.