Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 02:12 , 20.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 02:12 , 20.5 °C
19.07.2021
0
Поделиться
Чаллыда Корбан гаетенә корбан чалу өчен мәйданчыклар әзерлиләр
Чаллыда Корбан гаетенә корбан чалу өчен мәйданчыклар әзерлиләр

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте хуҗалык итүче субъектларда эпидемиягә каршы чараларның үтәлешен контрольдә тоту эшен дәвам итә.  Бер атна эчендә 15 объект тикшерелде: 3 сәнәгать, 9 азык-төлек, 2 дәвалау-профилактика, 2 балалар белем бирү учреждениесе.

Моннан тыш, шәһәрнең баш санитар табибы Корбан гаетенә корбан чалу өчен мәйданчыклар әзерләү буенча да эш алып барылуын билгеләп үтте: "Мөхтәсибәт белән мәчетләребездә гает намазларын үткәрү буенча киңәшмәләр уздырылды. Әлеге эшләрне куркынычсыз оештыру буенча барлык кирәкле язма күрсәтмәләр бирелде".

Наил Мәһдиев дини чараларны оештыру барышында санитар-эпидемиологик куркынычсызлык чараларын үтәүгә аерым игътибар бирергә кушты: "Иртәгә бөтен дөнья мөселманнары, шул исәптән Чаллыда яшәүчеләр өчен зур бәйрәм. Билгеле бер чикләүләр бар, мәсәлән, өлкән буын кешеләре өчен. Җаваплы затлар белән кешеләр саны, шәхси саклану чаралары булу, социаль дистанцияне үтәү буенча мәсъәләләрне хәл итергә кирәк. Сезнең барлык тәкъдимнәрегез һәм таләпләрегез үтәлергә тиеш", - дип ассызыклады мэр.