Яр Чаллыда һава-десант гаскәрләре көнен билгеләп үтәләр
Бу бәйрәмгә багышланган тантаналы чара традиция буенча «Ватан-ана» мемориалы янында узды. Чакырылучылар мемориалга чәчәкләр салдылар, шул рәвешле Ватан алдындагы хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булучыларга, шулай ук армия элитасының чираттагы бәйрәмен күрмичә вафат булганнарга хөрмәт күрсәттеләр.