Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 19:19 , 24.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 19:19 , 24.5 °C
02.08.2021
0
Поделиться
Шамил Усманов урамындагы юл участогын төзекләндерү 64%ка башкарылган
Шамил Усманов урамындагы юл участогын төзекләндерү 64%ка башкарылган

Яр Чаллыда «Имин сыйфатлы юллар» милли проект кысаларында эшләр дәвам итә. Шамил Усманов урамындагы юл участогын төзекләндерү 64%ка башкарылган. Бу хакта иртәнге киңәшмә барышында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте.

«Без 1,5 км автомобиль юлын ремонтлыйбыз, 350 парковка урыны урнаштырабыз, 205 яңа юл билгесе, 10 ясалма тигезсезлек һәм 45 тышкы яктырту баганалары урнаштырабыз. Контракт буенча бу эшләрне без 12 октябрьдә төгәлләргә тиеш, әмма бу юл участогын 30 августка, Татарстан Республикасы көненә ремонтлау бурычы куелган», - диде ул.