Яшь чаллылылар үз халкының мәдәниятен һәм йолаларын тәкъдим иттеләр
Ел саен үткәрелә торган "Милли курчак-2022" шәһәр балалар иҗаты конкурсы Халыклар дуслыгы йорты сәхнәсендә узды. Балалар үз халкының мәдәниятен, телен, йолаларын тәкъдим иттеләр. Бәйгедә армән, башкорт, украин, чуваш, мари, Корея, азербайҗан, яһүд, рус һәм үзбәк җәмгыятьләре, шулай ук татар һәм чечен милләтләре вәкилләре катнашты.