Спорт фестивалендә ике йөздән артык кеше катнаша
Үзәк районында ишегалды спорт төрләре буенча «Спорт территориясе» фестивале старт алды.
Хәзер 16:29
,
28.5 °C
Хәзер 16:29
,
28.5 °C
Үзәк районында ишегалды спорт төрләре буенча «Спорт территориясе» фестивале старт алды.
20 июньдә Җиңү паркында чаллылылар һәм шәһәр кунаклары алдында "Визит" филармония эстрада-джаз оркестры чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, республика министрлыклары һәм ведомстволары башлыклары, Чаллы мэры Наил Мәһдиев катнашты.
Бүген Чаллыда Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең беренче баш табибы Ирек Ишкинеевка барельефлы мемориаль такта ачылды. Тантаналы ачылышта Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов, сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рөстәм Ногманов катнашты. Тантанага Ирек Гасыйм улы Ишкинеевның уллары һәм туганнары чакырылган иде. Гаилә Камада төзелә торган шәһәргә 50 ел элек күченгән. Ирек Гасыйм улы шәһәрнең сәламәтлек саклау өлкәсенә нигез салучы була. Ул хастаханәне төзелгәннән бирле җитәкли: көн саен төзелеш планеркаларында катнаша, проект документларындагы җитешсезлекләрне бетерә, тәкъдимнәр кертә, энергияле һәм югары квалификацияле табиб-белгечләр командасын туплый. "Ирек Гасыйм улы турында без: "Алар тарих ясадылар" дия алабыз. Андый кешеләр ярдәмендә без алга барабыз. Ул үзе артыннан зур мирас калдырган. Бүген бу якты зур эшне хастаханәнең заманча коллективы дәвам итә. Нәтиҗә бар. Коллективны «Ел табибы –Ак чәчәкләр» конкурсында җиңүе белән котлыйм. Минем уйлавымча, алда шәһәребез файдасына күп кенә яңа казанышлар булачак", - дип билгеләп үтте Фәрид Салахов. Хастаханә төзелеше 1973 елда башланган. Бу үз заманының уникаль проекты - республикада беренче күп профильле хастаханә һәм Советлар Союзында ул өченчесе була.
Үзәк районында шәһәр мэры Наил Мәһдиев кушуы буенча җәмәгать урыннарында алкоголь куллануга бәйле тәртип бозуларны тикшерүгә юнәлтелгән рейдлар башланды.19 июньдә Үзәк районы администрациясе башлыгы Эдуард Фәттахов хокук саклау органнары һәм җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә "Энтузиастлар" бульварына рейдка чыкты.