Яшь футболчылар Татарстан Республикасы буенча мәктәп футбол лигасының финал этабында катнашачак
4 сентябрьдән 6 сентябрьгә кадәр Казанның «Буревестник» стадионында Татарстан Республикасы мәктәп футбол лигасының финал этабы матчлары узачак. Ярышларның бу этабында республиканың төрле почмакларыннан муниципаль этапларда җиңүче командалар очрашачак.