Социаль ипотека буенча йортлар файдалануга тапшырылырга әзерләнә
Яр Чаллыда, пандемия белән бәйле объектив кыенлыкларга карамастан, торак һәм башка мөһим социаль объектлар төзелеше планлаштырылган графиклар кысаларында бара.
Хәзер 20:06
,
23.5 °C
Хәзер 20:06
,
23.5 °C
Яр Чаллыда, пандемия белән бәйле объектив кыенлыкларга карамастан, торак һәм башка мөһим социаль объектлар төзелеше планлаштырылган графиклар кысаларында бара.
«Мастеровые» рус драма театры бинасының әзерлеге 46% тәшкил итә. Объектны Чаллының Илнар Гайсин җитәкчелегендәге «Евростиль» компаниясе төзи. Төзелеш мәйданчыгында 170 кеше эшли. Хәзерге вакытта объектта кирпеч салу, бизәкләү эшләре, тышкы һәм эчке инженерлык челтәрләрен урнаштыру эшләре бара.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан үткәрелә торган «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча ел саен үткәрелә торган республика олимпиадасына йомгак ясалды. Олимпиадада катнашу өчен республиканың 15 меңгә якын укучысы гариза биргән. Олимпиада ике этапта узды: олимпиаданың 1 этабы дистанцион рәвештә www.tatzpp.ru сайтында тест формасында үтте. 2 этап - шулай ук дистанцион, Кулланучылар хокукларын яклау белән бәйле темага эссе язу рәвешендә үтте.
Яр Чаллыда «Ел студенты-2021» шәһәр конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Быел конкурс 16 номинация буенча узачак: «Ел спортчысы», «Ел интеллекты», «Ел җәмәгатьчесе», «Ел журналисты», «Елның иҗади шәхесе», «Елның студентлар массакүләм мәгълүмат чаралары», «Елның студентлар иҗади коллективы», «Вузның/ссузның студентлар иҗтимагый оешмасы», «Тулай торакның студентлар иҗтимагый оешмасы», «Студентлар хезмәт отряды», «Елның студентлар фәнни оешмасы», «Ел проекты», «Ел волонтеры», «Чит ил ел студенты», «Форпост» студентлар отряды», шулай ук «Ел студенты Гран-прие».
Мэриядә 2022 елга һәм 2036 елга кадәрге план чорына Яр Чаллы шәһәренең җылылык белән тәэмин итү схемасы проекты буенча ачык тыңлаулар узды. Киңәшмәне шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Илдар Гайнуллин алып барды.