Яр Чаллыда, пандемия белән бәйле объектив кыенлыкларга карамастан, торак һәм башка мөһим социаль объектлар төзелеше планлаштырылган графиклар кысаларында бара.
Хәзерге вакытта социаль ипотека программасы буенча төзелгән ике йорт - 216 фатирлы 63/16 торак йорты, 409 фатирлы 63/20 торак йортын файдалануга тапшырырга әзерләнәләр. Төзүчеләр йорт яны территорияләрен төзекләндерүгә керештеләр.
Моннан тыш, тагын дүрт соципотека йортын төзү дәвам итә: 170 фатирлы 63/02, 63/04, 63/14 торак йортлары һәм 170 фатирлы 63/03 торак йорты.