Чаллы депутатлары һәм Башкарма комитет хезмәткәрләре – кан донорлары
Бүген мэриядә Шәһәр Советы депутатлары һәм Башкарма комитет хезмәткәрләре кан тапшырдылар. Инициатор булып «Единая Россия» партиясе чыкты. Кан тапшыру пунктын мэриянең медицина кабинетында оештырдылар. Кан тапшыручылар арасында депутатлар Ася Кислова , Әбделхак Батюшов , Венера Туктарова , Сергей Хлебников , Рөстәм Гайнуллов , Руслан Нигъмәтуллин , Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова бар иде.