Воскресенье, 17 мая 2026
Һава торышы Хәзер 06:42 , 19.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 06:42 , 19.5 °C
03.12.2021
0
Поделиться
Яр Чаллыда Бөек Ватан сугышы ветераны юбилеен билгеләп үтә

РФ Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны Рәфидә Гомәр кызы Гомәрова юбилее белән котлаулар кабул итте. Ветеранны Үзәк районы хакимияте, Шәһәр Советы депутаты Лариса Зубрилова, «Киләчәкне төзибез» идарәче компаниясе директоры Нариман Назыйров, шулай ук ТИҮ рәисе Людмила Калачева котлады.

Актаныш районы Иске Айман авылында туган Рәфидә Гомәр кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбиляр Бөек Ватан сугышы елларында һәм аннан соң да туган авылында колхозда эшли.

1959 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга даими яшәү урынына күчеп килә. Рәфидә Гомәр кызы өч кыз тәрбияләп үстергән, алты оныгы, 11 оныкчыгы һәм хәтта оныкларыннан туган дүрт оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.