Чаллылылар 50+ ирләр командалары арасында волейбол ачык турниры нәтиҗәләре буенча өченче урын яуладылар
Октябрьский шәһәрендә (Башкортостан Республикасы) ир-атлар 50+ ветераннар командалары арасында волейбол буенча ачык турнир узды. Анда Россиянең сигез шәһәреннән, шул исәптән Яр Чаллыдан килгән командалар катнашты.