Среда, 27 мая 2026
Һава торышы Хәзер 22:07 , 11.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 22:07 , 11.5 °C
02.06.2021
0
Поделиться
Чаллылылар 50+ ирләр командалары арасында волейбол ачык турниры нәтиҗәләре буенча өченче урын яуладылар

Октябрьский шәһәрендә (Башкортостан Республикасы) ир-атлар  50+ ветераннар командалары арасында волейбол буенча ачык турнир узды. Анда Россиянең сигез шәһәреннән, шул исәптән Яр Чаллыдан килгән командалар катнашты.

Турнир нәтиҗәләре буенча чаллылылар үз төркемнәрендә беренче булдылар, ярымфиналда Оренбургка оттырдылар, әмма финалда өченче урынны яуладылар.

Команданың катнашуы Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре Волейбол Федерациясе «Союз-Регион»ГК ярдәме белән «Бердәм Россия» партиясе Яр Чаллы җирле бүлекчәсенең сәяси советы әгъзасы, «Союз-регион» ГК генераль директоры, Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре Волейбол Федерациясенең Попечительләр советы рәисе Андрей Ляпунов тарафыннан «Волейбол шәһәре» проекты кысаларында оештырылды.