Өлкән буын чаллылар өчен бәйрәм чаралары үткәрелә
Өлкән буын декадасы кысаларында чаллылылар өчен тантаналы чаралар уза.
Хәзер 01:29
,
21.5 °C
Хәзер 01:29
,
21.5 °C
Өлкән буын декадасы кысаларында чаллылылар өчен тантаналы чаралар уза.
Чаллының биш компаниясе үз проектларын республика Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узган ТОСЭР гаризаларын карау комиссиясенең Республика утырышында тәкъдим итте.
Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә. Шәһәргә барлыгы 145 115 данә вакцина кайтты. Хәзерге вакытта беренче компонент белән 131 921 кеше прививка ясаткан, икенчесе белән – 113 422 кеше.
11 октябрьдән 18 октябрьгә кадәр La Primavera Казан камера оркестры Татарстан шәһәрләре буенча концерт туры белән сәяхәт кылачак. Турның беренче концерты 11 октябрьдә безнең шәһәрдә узачак. Бу көнне тамашачыларны берьюлы ике концерт көтә:«Пушкин картасы»на ия булган яшьләр өчен "Кәрәзле телефоннан көйләр" программасы, концерт 14:00 сәгатьтә башлана.
COVID-19 белән авыручы йөкле хатын-кызларны Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсендә кабул итәләр. Бер ел эчендә барлыгы 267 булачак әни мөрәҗәгать иткән. Бүген биредә 18 хатын-кыз, алар арасында прививка ясатучылар юк. Әйтик, Мария исемле булачак әни йөклелекнең 14 нче атнасында, үпкәләренә 8% зыян тигән. Шуңа да карамастан, ул прививка ясатырга җыенмый. « Без ирем белән вакцинациягә каршы. Киләчәктәге нәтиҗәләрдән куркабыз », - ди ул.