Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 02:24 , 20.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 02:24 , 20.5 °C
06.10.2021
0
Поделиться

Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә. Шәһәргә барлыгы 145 115 данә вакцина кайтты. Хәзерге вакытта беренче компонент белән 131 921 кеше прививка ясаткан, икенчесе белән – 113 422 кеше.

Чаллылыларга яңа коронавирус инфекциясенә каршы 4 төр вакцина тәкъдим ителә: «Спутник V», «Спутник Лайт», «Эпи-Вак-Корона» һәм «Ковивак».

Хәзерге вакытта Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең 3 893 очрагы теркәлгән. Күрсәткеч 100 мең кешегә 741 тәшкил итә. 121 кеше медицина күзәтүе астында, 9 736 кеше күзәтүдән төшерелгән.

Шулай ук шәһәрдә гриппка каршы вакцинация уза. 67 меңнән артык Чаллы кешесе прививка ясаткан инде.