Шәһәр башлыгы юлчыларга эшләрне 1 сентябрьгә тәмамлау бурычын куйды
Аппарат киңәшмәсе барышында шәһәрнең урам-юл челтәрендә эшләрнең беренчел йомгаклары ясалды. Ел саен Чаллы шәһәренә капиталь ремонт һәм автомобиль юллары төзү өчен 2 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелә. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр иткәнчә, акчалар актив кулланыла: бүген Раскольников урамыннан Сөембикә проспектына кадәр Хәсән Туфан проспекты буенча автомобиль юлын ремонтлау эшләре тәмамланган.