Чаллыда җаваплы башкаручылар тарафыннан мәктәп яны, шәһәр читендәге лагерьларның эшен тәэмин итүне тикшерү дәвам итә.
"Бу атнада мәктәп яны лагерьлары эшен тәмамлый, әлегә барысы да штат режимында, - дип белдерде аппарат киңәшмәсе барышында Чаллы баш санитар табибы Илгизәр Бариев. - Азык-төлек "пробалары"н алу белән күчмә тикшерүләр 4 шәһәр читендәге лагерьларда һәм азык-төлек белән тәэмин итүче учреждениеләрендә үткәрелә. Контроль дәвам итә."
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев көн тәртибеннән контроль мәсьәләсен төшермәүне сорады:"Балалар - барыбыз өчен дә иң мөһим мәсьәлә, контроль алып барабыз, профилактик визитлар үткәрәбез, барысы да штат режимында".
Моннан тыш, шәһәр мэры төзүчеләрнең игътибарын матди-техник базаны кискен респиратор вируслы инфекция авырулары сезонына әзерләү барышына юнәлтте, аерым алганда, инфекция хастаханәсендә ремонт эшләре барышына. Бүген төзүчеләр объектта ял көннәрсез эшли, фасад эшләре бара.