Яр Чаллыда коронавирус белән хәл киеренке кала
Шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев хәбәр иткәнчә, шәһәрдә коронавирус белән хәл киеренке кала. Хәзерге вакытта Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 2 749 очрагы теркәлгән.