Воскресенье, 17 мая 2026
Һава торышы Хәзер 06:14 , 19.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 06:14 , 19.5 °C
21.06.2021
0
Поделиться
Яр Чаллыда коронавирус белән хәл киеренке кала

Шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев хәбәр иткәнчә, шәһәрдә коронавирус белән хәл киеренке кала. Хәзерге вакытта Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең   лабораториядә расланган 2 749 очрагы теркәлгән. 

«Кимүгә таба тенденция юк. РФнең төрле субъектларында яңа очраклар саны артуны исәпкә алып, хәзер без ОРВИ һәм коронавируска шик булучы пациентлар арткан очракта, резерв койкалар санын арттыруның төрле юлларын карыйбыз», - дип билгеләп үтте ул.

Яр Чаллыда коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә. Вакцинаның беренче компонентын 55 763, икенче компонентын - 43 175 кеше алган.

Шәһәрдәшләр прививканы поликлиникаларда һәм «Омега» сәүдә үзәгендә урнашка медицина пунктында ясата алалар.