Яр Чаллыда коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте
Шәһәр мэриясендә «Муниципаль хезмәт системасында коррупцион куркынычларны нейтральләштерү» темасына киңәшмә узды. Ул 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган иде.