Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 15:46 , 28.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 15:46 , 28.5 °C
09.12.2021
0
Поделиться
СOVID-19дан беренче компонент вакцина белән 245 меңгә якын Чаллы кешесе привика ясаткан

Шәһәрдә яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә. Беренче компонент белән – 244 773, икенчесе белән 193 339 кеше вакцинацияләнгән.

«Кызганычка каршы, вакциналаштырылмаган шәһәр халкы күпчелек госпитализацияләрдә дәвалана. Тагын бер кат шәһәр халкын вакцинация узарга, үзегезне һәм якыннарыгызны сакларга чакырабыз», - дип билгеләде сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев.

Хәзерге вакытта Яр Чаллыда яңа коронавирус йогышының 5 369 очрагы теркәлгән.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, вакциналаштыру пунктлары шәһәрнең барлык өлкәннәр поликлиникаларында, шулай ук «Тулпар» һәм «Мегастрой» сәүдә үзәкләрендә һәм М.Җәлил проспекты, 25 адресы буенча Сбербанк офисында урнашкан. Вакцинацияләүнең барлык пунктлары да көн саен, шул исәптән ял көннәрендә дә эшли.