2020 елда чаллылылар арасында популяр хатын-кыз исемнәре: София, Әминә, Ева, Ясминә, Алисә, Амелия
Узган ел чаллылылар яңа туган балалар өчен 900гә якын исем кулланган. Иң популяр хатын-кыз исемнәре: София, Әминә, Ева, Ясмина, Алисә, Амелия. Ир-атлар исемнәре арасында Тимур озак вакытлар лидер булып санала, шулай ук исемнәр топына Әмир, Марк, Артем, Кәрим, Максим керде. 2020 елда Ева һәм Марк рейтингта өченче урынга күтәрелделәр.